,
search took 6.131 sec. Search results
- Галим, 1941 елның көзендә узган җирләрен танырга теләп, тирә-ягына каранып барды, ләкин бернәрсә дә күрә алмады, караңгылык барысын да йоткан иде. Габдрахман Әпсәләмов . Алтын йолдыз (дүртенче бүлек)
- Бары тик караңгыдан көтмәгәндә килеп чыккан шлагбаум янында машина туктап, иңенә плащ-палатка салган олы яшьләрдәге сугышчы фонарь яктысында аларның документларын тикшерә башлагач кына, Галим кайда икәнлекләрен чамалап алды: алар Мурманск янындагы култыкка килеп җиткәннәр иде. Габдрахман Әпсәләмов . Алтын йолдыз (дүртенче бүлек)
- катердан төшеп, караңгы пычрак урамнар буйлап байтак барганнан соң, алар шәһәр үзәгенә килеп чыктылар. Габдрахман Әпсәләмов . Алтын йолдыз (дүртенче бүлек)
- Дежур торучы карчык, аларның итекләренә карап алгач, кулларын чабып куйды: – Анакайларым, бер йөк пычрак алып кергәнсез ич, – диде, сугышчыларның аяк астына чүпрәк ташлады. Габдрахман Әпсәләмов . Алтын йолдыз (дүртенче бүлек)
- Хәзер ул, бераз гаҗәпләнгән хәлдә, көзге алдына килеп басты. Габдрахман Әпсәләмов . Алтын йолдыз (дүртенче бүлек)
- Элекке, мәктәпне бетергән чактагы, бостонкалы, әйбәт үтүкләнгән кара чалбарлы, янып торган алсу-ак йөзле, чандыр гәүдәле егеткә яки башына ефәк тасмалы бескозырка, өстенә ак якалы фланель, киң балаклы чалбар кигән диңгезчегә дә бөтенләй охшамаган иде ул. Габдрахман Әпсәләмов . Алтын йолдыз (дүртенче бүлек)
- Хәер, шинель аның төз, озын гәүдәсенә бик килешә, көяз генә кыңгыр салган бүреге дә сер бирми. Габдрахман Әпсәләмов . Алтын йолдыз (дүртенче бүлек)
- Тунының күкрәгенә сары җеп белән бик нәфис итеп төньяк поморларына хас бизәкләр чигелгән. Габдрахман Әпсәләмов . Алтын йолдыз (дүртенче бүлек)
- әби, чәчен шәле астына кыстырып, теше төшеп беткәнлектән эчкә баткан иреннәрен тиз-тиз _ _ _ _ _ _ _ _ _ _ кыймылдатып: – Хәтәр, бик хәтәр, – дип җавап бирде. Габдрахман Әпсәләмов . Алтын йолдыз (дүртенче бүлек)
- Минем кече кызым, тревога була башласа, гел өй түбәсенә менә. Габдрахман Әпсәләмов . Алтын йолдыз (дүртенче бүлек)